Гүзәллеккә күмелгән белем учагы
Яшәеш

Гүзәллеккә күмелгән белем учагы

Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе бүген күз явын алырлык чәчәкләргә күмелеп, тирә-юньгә ямь һәм нур өләшә. Һәр чәчәк түтәле, һәр гөл матурлык һәм җылылык хисе уята.

Гимназия директоры Гөлинә Саттарова сүзләренчә, бу гүзәллек – укучыларның, укытучыларның һәм биредә хезмәт куючы барлык кешеләрнең уртак тырышлык җимеше. Аларның хезмәте, тырышлыгы һәм туган якка булган мәхәббәте гимназия тирәсен чын мәгънәсендә чәчәкле бакчага әверелдергән.

Чәчәкләрнең һәр таҗында – тырыш хезмәт, ә һәр гөлдә – күңел җылысы. Осиново гимназиясе үзенең матурлыгы белән генә түгел, ә анда хезмәт куючы һәм белем алучы кешеләрнең бердәмлеге, иҗади рухы белән дә сокландыра.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


 


Нет комментариев