Карашәм мәчетендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көне уңаеннан уздырылган күркәм Мәүлид кичәсендә катнаштык.
Бу кич күңелләргә җылылык, йөрәкләргә иман нуры өстәгән, бердәмлекне тагын да ныгыта торган истәлекле очрашу булды. Изге вәгазьләр тыңлап, салаватлар әйтеп, Пәйгамбәребезнең ﷺ күркәм холкы, кешеләргә булган мәрхәмәте һәм миһербанлыгы турында искә төшердек. Кичәдә Ильһамия Хәлиуллина, Зөлфия Сәгъдиева, Зөлфия Хәялиева, Фәния Гайфуллина, Фидәлия Гайфуллина, Миләүшә Зиннәтуллина һәм башка авылдашларыбыз — барлыгы 21 кеше катнашты.
— Күңелләребездә матур тәэсирләр, йөрәкләребездә иман нуры белән таралыштык. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен, һәрбарчабызга тынычлык, иминлек, бәрәкәт һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен, — дип яза Карашәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Нет комментариев