Карәтмәндә Мәүлид бәйрәме узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карәтмәндә Мәүлид бәйрәме узды

Хәзрәт Әхтәм Ибраһимов, аның гаиләсе, шәкертләр, мәчеткә йөрүче өлкәннәр — авыл халкы белән бергә дини бәйрәмнәрне үткәрүгә зур игътибар бирә. Быелгы Мәүлид бәйрәме дә оешкан төстә узды. Әхтәм хәзрәт күптән түгел генә Гомрә хаҗыннан кайтып, бәйрәмне оештырырга да өлгерде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ йөргән эзләрдән бару, аның сөннәтен үтәү, күркәм холык тәрбияләү турында хәзрәтнең вәгазен зур игътибар белән тыңладык.

Вәгазьдә Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү, Коръәндә күрсәтелгәнчә яшәү, тыелганнардан тыелу һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә иярүнең әһәмияте турында сөйләнде. Пәйгамбәребезгә хас күркәм холыкны үзебездә ничек тәрбияләү турында да фикерләр җиткерелде, аның тормышыннан мисаллар китерелде. Бала-оныкларыбызны иманлы, догалы итеп тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирелде.

Мөхәммәд ﷺ хөрмәтенә мөнәҗәтләр көйләнде, салаватлар әйтелде. Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү өчен аның сөннәтенә тугры булу, изге гамәлләр кылу кирәклеге тәфсилләп аңлатылды. Бәйрәмдә Коръән укылды, әрвахларга һәм исәннәргә дога кылынды. Ил-көннәребезгә тынычлык, сугышларның тизрәк тәмамлануын теләп, матур теләкләр әйтелде.

Чара тәмле ризыклар белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар арасында дин, иман һәм тормыш турында фикер алышулар булды. Әхтәм хәзрәт хаҗдан алып кайткан зәмзәм суыннан да авыз иттек.

Аллаһы Тәгалә хәзрәткә, бәйрәмдә катнашкан барлык Карәтмән халкына, тәмле бал һәм башка күчтәнәчләр белән сыйлаган күрше авыл кешеләренә дә ике дөнья рәхәтен насыйп итсен! Әмин!

Сөмбелә Абдуллина, Бишнә


Нет комментариев