Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре өчен физик әзерлек һәм рух күтәренкелеге көне Кече Шырдан мәдәният йорты ишегалдында узды.
Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырып, үзләренең көч, чыдамлык һәм сыгылмалылык кебек сыйфатларын сынадылар. Нормативларны ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов кабул итте. Ул һәр күнегүнең дөрес үтәлешен игътибар белән күзәтте, нәтиҗәләрне теркәп барды һәм катнашучыларга кирәкле киңәшләрен бирде.
Бу чара – алтын, көмеш яки бронза билгесе алу мөмкинлеге генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хезмәт коллективының бердәмлеген ныгыту, спортка мәхәббәт тәрбияләү өчен дә мөһим адым.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәүгә зур теләк белән әзерләнгән һәм чарадан уңай тәэсирләр белән кайткан.
Нет комментариев