Яшел Үзән

Яшел Үзән районында "Ветеранны котла" акциясе старт алды

Җиңү көненә багышланган патриотик акциягә беренчеләрдән булып Васильево һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр кушылды.

Җирлек башлыклары, җирле мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр, "Җиңү волонтерлары" мәктәп отрядлары вәкилләре һәм иҗтимагый активистлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.
Һәркем өчен котлау открыткалары һәм бүләкләр әзерләделәр.
"Ветеранны котла" акциясе майның беренче декадасында узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: