Интернет челтәрендәге анкета мәгълүматларыннан файдаланып микрозайм алганнар
Яшәеш

Интернет челтәрендәге анкета мәгълүматларыннан файдаланып микрозайм алганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 11 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 7се – шәһәрдә, 4есе районда булган. 6 җинаять ачылган. 5есе – «кайнар эздән». 2 талау, 5 урлау, 2 мошенниклык булган.

Карамалы Тау бистәсендә билгесез затлар 25 яшьлек казанлының банк картасыннан 34215 сум акчасын талап алган. Моның буенча Яшел Үзән районында яшәүче 4 кеше шик астына алынган.

28 яшьлек ир хәбәр итүенчә, билгесез затлар аның Интернет челтәрендәге анкета мәгълүматларыннан файдаланып, 31 мең сумга микрозайм алган.

Билгесез зат 56 яшьлек хатын-кызны алдаган. Ул аның ышанычыннан файдаланып, мобиль телефон сатам дигән булып, 89 мең сум акчасына ия булган.

Билгесез зат, 41 яшьлек иргә һәм 46 яшьлек хатын-кызга 38,11 грамм авырлыкта наркотик матдә саткан.


Нет комментариев