Булат хәзрәт Мөбарәков белән әңгәмәдән.
Фото: ясалма интеллект
– Ул хатын-кызларга гына һәм билгеле шартлар үтәлгәндә генә рөхсәт ителә. Монда иң мөһиме – аның җәмгыятьтә нинди мәгънәгә ия булуы. Ул башка диннең билгесе, чит дини йоланың бер өлеше яки кешенең шул дин әһеле икәнлеген күрсәткеч булырга тиеш түгел. Шулай ук мондый бизәнүнең исламга каршы килгән идеологияләр, агымнар һәм субкультуралар, мәсәлән, сатанизм белән бәйле булмавы зарур.
Җирле гореф-гадәт тә исәпкә алына. Әйтик, билгеле бер төбәктә борынга алка тагу хатын-кызлар өчен гадәти бизәнү рәвеше булып саналса һәм чит дин яки идеология белән бәйле булмаса, бу рөхсәт ителә. Бер колакка ике яки өч алка тагуга да шул ук кагыйдә. Әлбәттә, тәнне тиштерү сәламәтлеккә зыян китермәскә, хатын-кыз исә үз матурлыгын чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, мондый бизәнү тыелмый.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Нет комментариев