Яшел Үзәндә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак

7 октябрьдә Яшел Үзән районының Кадрлар үзәгендә МХО катнашучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук эш эзләүче барлык кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

Вакансияләр ярминкәсендә сезне:

  • төбәкнең 4 эре предприятиесеннән 700дән артык актуаль вакансия,
  • эшче һөнәрләр буенча тәкъдимнәр,
  • лаеклы керем дәрәҗәсе һәм карьера үсеше мөмкинлекләре булган вакансияләр,
  • резюме төзү һәм әңгәмәгә әзерләнү буенча карьера консультантларыннан ярдәм,
  • сезнең теләкләрегезне һәм мөмкинлекләрегезне исәпкә алып, туры килгән вакансияләрне индивидуаль сайлау 

көтә.

Кайчан: 7 октябрь, сәгать 10:00дән 12:00гә кадәр

Кайда: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт, Кадрлар үзәге, 1нче кат.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 222-05-57 (өст. 2905).

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев