Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кирәкле киңәшләр

Кадакның очын үсемлек маена манып алсаң, ул җиңел кагылачак;

Цемент измәсенә шикәр комы өстәсәң, ул күпкә ныграк булачак;
Сөт кушылган алебастр озаграк ката – аның белән ярыкларны щетка белән сылавы җиңелрәк;Яңа себеркене сабынлы кайнар суга тыгып торсаң, ул озаграк хезмәт итәчәк;
Он кортламасын өчен, ул саклана торган савытка (капчыкка) кабыгы әрчелмәгән берничә тырнак сарымсак салырга кирәк;
Ахырдан чи бәрәңге чыгартсаң, иттарткычны юасы җиңелрәк;
Авыздагы сарымсак исен петрушка чәйнәп бетереп була;
Баллы суга салып тотсагыз, алтын әйберләрегез яхшырак ялтырар;
Аметист, топаз, энҗе, фирүзә ультрафиолет нурлар астында төсләрен җуя, аларны караңгы урында сак ларга кирәк;
Юеш утын тизрәк янып китсен өчен, аларга тоз сибегез;
 Яңа буялган идән озаграк саклансын дисәгез, кипкәннән соң иң элек аны аш серкәсе белән сөртеп алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев