Чара авылның өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү, аларның күңелләренә җылылык өләшү максатында үткәрелде.
Моңлы җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барган кичә өлкәннәребезгә матур кәеф һәм җылы хисләр бүләк итте. Бәйрәм программасы төрле жанрларны үз эченә алды: татар халык җырлары, заманча композицияләр, шигырьләр һәм күңелле уеннар. Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән каршы алды, кайбер җырларны бергәләп җырладылар.
Өлкәннәр кичә барышында истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга акыллы киңәшләрен бирделәр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге яшьләр өчен чын үрнәк булып тора. Мондый очрашулар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, милли традицияләрне сакларга ярдәм итә.
Кичәбезне бизәгән барлык тамашачыларга, хезмәттәшләремә һәм дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм! Алдагы көннәрдә дә шундый матур, җылы очрашуларда кабат-кабат күрешергә насыйп булсын!
Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова
Нет комментариев