Васильевода Ленин урамында фатир янган
ЮХИДИ

Васильевода Ленин урамында фатир янган

Бүген иртән Яшел Үзән районы бердәм коткару номерына шаһитлардан Васильевоның Ленин урамындагы күп фатирлы йортта фатир януы турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга кичекмәстән ПЧ-153 хезмәткәрләре чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, беренче каттагы фатир дөрләп яна торган була. Соңрак ачыкланганча, хуҗа өйдә була, һәм ут таралган вакытка тәрәзәдән сикерергә өлгерә. Аның белән бергә яшәүче хатын-кыз эштә була.
Янгын сәбәбен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.

Зинһар, сак булыйк!


Нет комментариев