Узган атнада Яшел Үзән районында 141 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
55ендә матди зыян китерелгән. Юл фаҗигаләрендә 1 кеше һәлак булган, 1се җәрәхәтләнгән. 10 йөртүче исерек килеш тотылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Васильевоның Гагарин урамында «Лада Веста» автомобилен йөртүче 62 яшьлек ир, машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, 64 яшьлек ир йөртүендәге «Рено Дастер» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада Веста» йөртүченең баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган. Аны травматик шок хәлендә Казан хастаханәсенең реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Королев урамының 23нче йорты янында «Опель Астра» автомобилен йөртүче 25 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә, «Шевроле Круз» автомобиле белән бәрелешкән. «Шевроле»ның пассажиры – 6 яшьлек баланы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев