Татарстандагы М5 трассасы участогында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
Татарстандагы М5 «Урал» трассасы участогында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
«Юл шартларының уңайсыз булуы һәм метеорологик шартлар аркасында, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, 09:50 сәгатьтән Башкортстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территориясеннән үтүче М5 «Урал» автомобиль юлында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча хәрәкәт чикләве кертелде», – диелә хәбәрдә.
Чикләү һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев