«Шкода» АЗС стелласына бәрелгән: Казан – Йошкар-Ола трассасында фаҗига
16 – 22 февральдә 131 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
33ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Казан – Йошкар-Ола – Волжск юлының 17нче чакрымында «Тойота Рав» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир машинасын сул якка борганда каршы юнәлештән килгән 45 яшьлек ир йөртүендәге «Шкода Октавия» автомобиленә өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, бәрелешүдән соң «Шкода» АЗС стелласына барып бәрелгән. Йөртүчесен күп санлы җәрәхәтләр белән Волжск хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев