Юлдагы хәвеф арта: Яшел Үзән районында аварияләр саны кискен үскән
Районда юл-транспорт һәлакәтләре артуы җитди борчу тудыра. Ел башыннан бирле булган аварияләрдә сигез кешенең гомере өзелгән. Юлларда кыргый җәнлекләр пәйда булу, авыр йөк машиналары агымы һәм хәвефле участоклар да көнүзәк мәсьәлә булып кала.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары
Яшел Үзән муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең махсус батальон командиры Айрат Исмәгыйлев, профильле хезмәтләр һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Утырышта иң элек райондагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы анализланды. Саннар уйландырырлык. Быелның биш аенда район территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чорында исә, 19 авария булып, ике кешенең гомере өзелгән.

Район башлыгы Михаил Афанасьев юллардагы хәвефсезлек мәсьәләсе өстенлекле юнәлеш булып калуын билгеләп үтте.
– Иң мөһиме – кешеләрнең иминлеге. Хәрәкәт аеруча тыгыз булган һәм аварияләр еш кабатланган урыннарга игътибарны көчәйтергә кирәк. Бу эшне Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә алдан күреп башкарырга тиешбез. Максатыбыз – район юлларын мөмкин кадәр имин итү, – диде ул
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – юлларга кыргый җәнлекләр чыгу очракларының артуы. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе Роман Мингалёв хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта мондый очраклар ешайган. Шуңа күрә кирәкле урыннарда өстәмә рәвештә «Кыргый җәнлекләр» юл билгеләре урнаштыру тәкъдиме каралган.

Район өчен тагын бер җитди проблема – авыр йөк машиналары. Алар саны елдан-ел арта, бу исә юлларның тизрәк тузуына китерә.
– Фуралар бик күп йөри. Шуңа күрә йөк транспортын тикшерүне, шул исәптән авырлык контролен көчәйтә чәкбез, – диде «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең авырлык контроле бүлеге җитәкчесе Олег Космаков.

Әлеге мәсьәләгә карата район башлыгы да үз фикерен белдерде.
– Бу инде чын мәгънәсендә зур проблема. Өстәвенә, шәһәр юлларында ташлап калдырылган фуралар да халыкта ризасызлык тудыра. Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә бу мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә һәм конкрет тәкъдимнәр кертергә кирәк, – диде Михаил Афанасьев.
Киңәшмәдә Әйшә бистәсендәге җир өсте җәяүлеләр кичүе турында да сүз барды. Әмма белгечләр аңлатуынча, мондый объектны төзү өчен иң элек юлны реконструкцияләү һәм киңәйтү кирәк. Әлеге эшләр планга кертелгән, хәзерге вакытта тиешле документлар әзерләү бара.

Юл иминлеге – статистика гына түгел, һәркемнең гомере һәм сәламәтлеге. Шуңа күрә комиссиядә күтәрелгән мәсьәләләрнең һәркайсы район халкы өчен аеруча әһәмиятле булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев