Яшел Үзәндә тәүлек эчендә ике мунча янган
Көннәрнең кискен суытуы һәм җылыту сезоны башлану белән, төзексез мичләр аркасында килеп чыккан янгыннарның саны шактый арта.
Күп очракта, мунчалар яна. Ут еш кына торак йортларга да күчә. Соңгы мисал - кичә Осиново бистәсендә булган янгын.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып урнаштырылган җылыткыч мичтән ут чыга, ул башка йортлар белән бер түбә астындагы мунчада урнашкан була. Бу вакытта хуҗалар өйдә булмый. Ут ялкыннарын күршеләре күреп алып, «01» хезмәтенә шалтыраталар.
Янгын сүндерүчеләрнең тиз арада эш итүләре нәтиҗәсендә йортны саклап кала алалар. Матди зыян әлегә билгеләнмәгән.
Бүген иртән Чайковский урамындагы мунчада тагын бер янгын чыга. 30 кв.метр мәйданда бүрәнә мунчасы тулысынча янып беткән. Моның сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын ут белән бик сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм йорттагы җылыту, электр-көнкүреш приборларын күзәтеп торырга чакыра. Иминлегегезне үзегез кайгыртыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев