Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хач ману (Крещение) бәйрәмендә суга керү мәҗбүриме?

Хач ману бәйрәмендә бәкегә исерек килеш керү гөнаһ булып санала.

Протоиерей Александр Павлов/ Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре куркынычсызлык максатыннан исерек кешеләрне суга якын җибәрмәячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә протоиерей Александр Павлов һәм Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсе су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.

«Әлбәттә, суга керергә карар кылгансыз икән, алкогольдән тыелып тору яхшырак. Исерек кешенең проблемасы нидә? Аның адекват булмавында, вазгыятьне аңламавында. Изге су — ул изге әйбер, шуңа күрә суга керүгә олылау һәм, иң элек, дога белән керешергә кирәк. Минемчә, исерек кешенең уйлары да, кабул итүе дә бөтенләй башка. Бу куркынычсызлык ягыннан гына түгел, кеше өчен рухи яктан да хурлык һәм билгеле бер дәрәҗәдә гөнаһ булып тора», — дип белдерде Александр атакай.

Регина Гаязова сүзләренчә, һәр кеше үз тормышына җаваплы карарга тиеш.

«Алкоголь кулланган килеш суга керү тыела, бигрәк тә салкын суга. Суда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, Хач ману (Крещение) бәйрәмендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең дежурлыгы оештырылачак. Кешенең исерек икәне күренеп тора икән, ул суга якын җибәрелмәячәк», — дип билгеләп үтте ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев