Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Туган тел – зур байлык» проектында катнашкан тагын бер катнашучыбызга лаеклы бүләк барып иреште

Һәм аның өчен бу бөтенләй көтелмәгән сюрприз булган!

– Бернинди бүләк тә көтмәгән һәм өмет итмәгән идем, чынлап. Сөендем, әлбәттә! Ә кем бүләккә шатланмас иде?! Әле бит ул минем күңелгә ятканы да. Мин шундый төрле иҗат белән шөгыльләнергә бик яратам: саннар буенча яки сәйләннәр җыеп рәсем ясарга, менә сез бүләк иткән кебек эпоксид сумаласыннан алкалар, кулоннар, йөзекләр ясаганым бар иде. Хәзер әлеге набордан картина ясаячакмын. Каникулда телефонны читкә куеп торырга да менә дигән рәхәт сәбәп.  «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә бик зур рәхмәтләремне юллыйм! – ди, җәйге җиңел салат ясаган видеоязмасы белән бәйгедә катнашкан райондашыбыз Дәрия Вәлиева.
 

Сездән шундый рәхмәтләр ишетү, хөрмәтле язылучыларыбыз, сез бүләк алгандагы кебек, безгә дә бик рәхәтлек бирә. Алга таба да шундый кызыклы бәйгеләр, проектлар булдырып, тагын да күбрәк бүләкләр өләшеп, сезне сөендерәсе килә.

Шулай бергә аралашып, без тәкъдим иткән чараларда катнашып, дус яшик, кадерле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев