Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Карамалы Тау бистәсендә 2026 елда кайсы ишегаллары төзекләндереләчәк?

***

Ишегалларын төзекләндерү түбәндәге адреслар буенча планлаштырылган: Беренче Май (Первомайская) ур., 45, 47, 49, 51, 53, 33, 54, 56 йортлар; Тынычлык (Мира) ур., 18, 20 нче йортлар; Бакчачылык (Садовый) микрорайоны, 6нчы йорт. 

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында, ишегалды территорияләрен яңартканда юл эшләре башкарыла, урам яктырту системасы алыштырыла, кече архитектура формалары — балалар мәйданчыклары, тау шуу урыннары, атынчаклар, шулай ук эскәмияләр урнаштырыла. 

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Соңгы 4 ел эчендә Яшел Үзән районында барлыгы 371 ишегалды төзекләндерелде. Быел тагын 60 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре алып барылды.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев