Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Түбән Каманың онкодиспансерында яңа баш табиб билгеләнде

Түбән Камада сәламәтлек саклау системасында мөһим кадр билгеләнеше булды.

Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы итеп Александр Андреев билгеләнде. Эшлекле дүшәмбедә яңа җитәкче белән район башлыгы урынбасары Александр Умников таныштырды.

Умников билгеләп үткәнчә, Александр Андреев – яшь, ләкин инде тәҗрибәле белгеч. Ул Удмуртиядә туган, Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, ләкин үзенең профессиональ эшчәнлеген Түбән Кама белән бәйләгән. Эш еллары дәвамында ул онколог табибтан поликлиника хезмәте җитәкчесенә кадәр юл үткән. 2024 елда ул «Медицинада куркынычсызлык» программасы буенча уку үткән һәм республиканың кадр резервына кертелгән.

Андреевның районда паллиатив ярдәм үсешенә керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Ул бу юнәлешнең башында торган, иң катлаулы хәлләрдә дә пациентларга тормыш сыйфатын сакларга ярдәм иткән. Шулай ук ул профессиональ җәмгыятьтә актив катнаша: бөтенроссия конференцияләрендә чыгыш ясый, студентларга һәм хезмәттәшләренә лекцияләр укый, сәламәт тормыш рәвеше алып бара.

Ахырда Александр Андреевка яңа җаваплы вазифада уңышлар теләделәр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев