Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тигез хокуклы булу – бәхетме? (редакциягә килгән хат)

Әй, җәмәгать, кайчандыр хатын-кызлар ирек даулап, ирләр белән бертигез хокукка ия булу өчен көрәшкән. Тавыш бирү мөмкинлеге һәм 8 март бәйрәме барлыкка килгән. Ә бүген бу тигезлектән күп кенә ир-атлар файдалана башлады. Көлке, әлбәттә. Әмма ирләр шундый китте хәзер. Үземә дә нәкъ шундый эләкте. Без уртак дуслар булган компаниядә таныштык...

Бер-беребезне ошаттык һәм очраша башладык. Романтик мөнәсәбәтләрнең гадәти тарихы инде. Ләкин бер «әмма» белән. әмир ир-атлар һәм хатын-кызлар тигезлеген туры мәгънәсендә аңлый торганнардан булып чыкты һәм барлык чыгымнарны урталай бүлешү шартын куйды. «Рас, хатын-кызлар тигезлеккә омтыла икән, мин моңа каршы көрәшергә җыенмыйм, биг­рәк тә акча мәсьәләсендә», – дип, ачыктан-ачык белгертте.

Инде ике ел бергә яшәдек, икебез дә эшлибез. Шуңа Әмир барлык чыгымнарның урталай бүленүен гадел эш дип саный. Мин дә бу уңайдан артык борчылмадым. Урталай икән, урталай инде. Булсын. Әмма кайбер ситуацияләрдә Әмир түләвен теләгән чаклар бар. Мәсәлән, ул мине кафе яки ресторанга чакырганда. Свидание ахырында өстәл артында чектагы бәяне бүлешеп утыру бөтен романтик хисләрне юкка чыгара. Андый вакытта үземне аның яратканы түгел, ә дусты итеп тоям. Моңсулану өчен тагын бер сәбәп – кибеттән әйберләр сатып алу. Әмир азык-төлек алып кайтса, әбизәтелне чегын күрсәтә һәм сумманың яртысын таләп итә. Тиененә кадәр.

Ә менә соңгы вакыйга мине уйланырга мәҗбүр итте. Бу юлы ул үз-үзен уздырды. Эштән соң очрашкач, бу айда яхшы гына премия алу шатлыгым белән уртаклаштым. Әмир дә сөенде һәм кибеткә барырга, киемнәрне яңартырга тәкъдим итте. Мин инде, миңа берәр матур нәрсә ала ахры, дип уйладым. Ә ул мине ирләр бүлегенә алып кереп, берничә рубашка күрсәтте дә: «Бәлки син миңа боларның берничәсен алырсың? Как-никак, хәзер син миңа караганда акчаны күбрәк эшлисең», – дип шаккатырмасынмы?! Алдым, әлбәттә. Әмма кәефем бик тә кырылды.

Элек мин Әмиргә шуның кадәр гашыйк идем, аның акчага шундый карашы да артык борчымады. Ә шушы хәлдән соң аның үзен тотышы мине чыгырымнан чыгара башлады. Әле яратам үзен, ул сөйкемле дә, кызык та. Ләкин миндә хәзер сораулар күбәйде. Аның кыланмышларының нинди дә булса чиге булырга тиеш бит инде. Көчле һәм көчсез затларның тигезлегенә шуның кадәр мөкиббән булмыйлардыр ул.

Әлегә менә нишләргә белгән юк. Акча аркасында Әмир белән араларны да өзәсе килми. Аның һәм минем финансларга карашыбыз темасына җитди сөйләшүне ничек башларга белмим. Икенче яктан, миңа Әмир белән уртак тормыш алып бару шатлык һәм бәхет бирми башлады.

Миңа калса, хатын-кызлар һәм ир-атларның тигез хокуклары сәясәт белән һөнәри өлкәгә кагыла, ә гаилә тормышына түгел. Тагын нәрсәләргә әле анда: эш көнен кыскартуга, ирләр белән тигез хезмәт хакы алуга, ирләр профессияләрендә эшләүгә кагыла бугай... Һәм 8 Март бәйрәме бөтен дөньяда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көне буларак билгеләнсә дә, гүзәл затлар гаилә чыгымнары өчен урталай түләү хокукы өчен көрәшмәгәннәрдер, мөгаен. Ә бу уңайдан сез ниләр уйлыйсыз? Ир белән хатынның кафеда романтик очрашулары өчен дә түләүне бүлешү тузга язмаган нәрсә бит инде ул. Ә бала туса? Әле ике ел бергә яшәп мондый тормыш күңелгә тия башлады, ә өйләнешеп, гомер иткәндә нәрсә булачак? Менә шуларны күз алдыма китерәм дә, юк, булмастыр, дигән карарга киләм.

Башымда менә шундый каламбур, җәмәгать. Нәрсә күреп үсә хәзерге егетләр, кем белә? Хатыннары исәбенә яшәүдән дә оялмыйлар бит. Кем тәрбияли аларны шундый итеп? Кем дә булса киңәш бирә аламы миңа? Яңа елларны ничек тә бергә каршыларбыз анысы, аның кадәр каты бәгырьле түгел бит инде мин, бәйрәм алдыннан кешенең тормышын бозарга. Ә аннары күз күрер...
 

Райондашыгыз Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев