Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның җиде адвокаты МХО катнашачак

Татарстанның җиде адвокаты махсус хщрби операциясендә катнашу карарын кабул иткән һәм хәрәкәттәге армиягә кушылган.

Алар Россиянең дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, дип белдерде РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе берләштерелгән утырышында Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов.

«Алар махсус хезмәт операциясендә катнашырга кыю карар кабул итте. Кире әйләнеп кайткач, аларга бүләкләр тапшырылачак», – диде ул.

Шулай ук Демидов җыелганнардан чит ил агентларын контрольдә тотуны дәвам итүне сорады, аның сүзләренчә, алар дәүләткә каршы деструктив эшчәнлек алып бара.

«Сез бу эшне нәтиҗәле башкарасыз. Киләчәктә дә бу эшне иң югары профессиональ юридик дәрәҗәдә алып барырсыз дип бернинди шик юк», – дип белдерде ТР буенча баш федераль инспектор.

Надежда Гордеева, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев