Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның 100 меңнән артык кешесе төзекләндерү буенча тавыш бирүдә катнашты

Бөтенроссия төзекләндерү объектларын 2027 елга сайлау буенча тавыш бирүнең беренче атнасында Татарстанның 100 меңнән артык кешесе үз фикерен белдерде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Цифрлы үсеш министрлыгы.

Тавыш бирү 21 апрельдә башланды һәм ул инде алтынчы тапкыр уза.

Тавыш бирү механизмы кешеләргә төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны үзләре билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Казанда тавыш бирүгә 24 пространство куелган, аларның иң популярлары: Татарстан урамы буенча Сара Садыйкова һәйкәле куелачак сквер, Васильченко урамы буенча сквер һәм Ноксинский урманы.

Быел республика кешеләренә сайлау өчен 178 җәмәгать пространствосы тәкъдим ителгән. Тавыш бирүдә катнашучы һәр кеше ял итүнең яраткан урыннарын — паркларны, скверларны һәм ишегаллары территорияләрен үзгәртүгә йогынты ясый ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев