Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эш һәм ял көннәре турында искә төшерде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 23 февраль – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Шуңа бәйле рәвештә, гадәти биш көнлек эш атнасында, 24 февральдән 27 февральгә кадәрге атна кыскартылган булачак һәм дүрт эш көненнән торачак.
Татар-информ
Нет комментариев