Татарстанлыларга, фатирда салкын булса, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар
Кышын торак йортлардагы һава температурасы кайвакыт нормаларга туры килми. Татарстан буенча Роспотребнадзорда мондый хәлләрдә нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Ведомствода елның салкын чорында торак биналарда һава температурасының 18 градустан да түбәнрәк булмаска тиешлеген искә төшерделәр. Түбәнрәк булган очракта, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның бурычларына ремонт ясау һәм җылылык системасын тәэмин итү керә. Шуннан соң коммуналь хезмәт күрсәтүче яңадан түләүләрне исәпләргә тиеш.
Әгәр дә хезмәт күрсәтүче оешма чаралар күрми икән, Дәүләт торак инспекциясенә һәм Роспотребнадзорга язма гариза язарга кирәк. Фатирда һава температурасын үлчәячәкләр. Әгәр бинада җылылык җитәрлек булмау турындагы мәгълүмат расланса, хезмәт күрсәтүче оешмаларга карата таләпләрне бозуны булдырмау максатыннан чаралар күреләчәк.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев