Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанлыларга БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр

Әгәр БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителсә һәм сез бина эчендә булсагыз, лифттан файдаланмыйча, түбән катларга — подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Урамда булганда, якындагы бинаның эченә яки җир асты кичүенә кереп ышыкланырга мөмкин.

«Әгәр сез фатирда булсагыз, тәрәзәләр булмаган бүлмәгә күчегез, күтәреп торучы стеналар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, бу — ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга һәм тәрәзәләрдән ераграк торырга кирәк. Әгәр БПЛА калдыкларын күрсәгез, аларга һич кенә дә кагылмагыз», — дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә.

Әгәр БПЛАның фотоларын яки видеоязмаларын төшерә алган булсагыз, аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз. БПЛА турында 112 номеры буенча хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә таратырга ярамый — бу дошманга һөҗүмне төгәлләштерергә һәм аны кабатларга ярдәм итәргә мөмкин.

Әгәр һавада БПЛАны күрсәгез, ышык урын табыгыз яки читкә китегез. БПЛА янында рацияләрдән, кәрәзле телефоннардан, GPS җайланмалардан файдалану тыела. Бу очкычның эшенә тәэсир итеп, көтелмәгән нәтиҗәләргә, шул исәптән аның шартлавына да китерергә мөмкин. Дронның кыйпылчыклары да куркыныч тудырырга мөмкин.

БПЛА һөҗүме һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне тиз арада алу өчен «Россия МЧСы» мобиль кушымтасын урнаштырыгыз.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев