Якын көннәрдә Татарстанга янә салкыннар киләчәк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Карлы, яңгырлы җылы көннәрдән соң, температура түбәнәя башлаячак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 18 февральгә каршы төндә термометр баганалары -11...-16 градуска кадәр төшәчәк, ә республиканың көнбатышында -19 °C кадәр салкын көтелә. Көндез -6…-11° градус булачак.
Метеорологлар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә. Юлларда игътибарлырак булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш ителә.
НТР-24
Нет комментариев