Татарстанда табиблар беренче тапкыр ОМС буенча ашказаны резекциясе ясады
Яшәеш

Татарстанда табиблар беренче тапкыр ОМС буенча ашказаны резекциясе ясады

Татарстан Республика клиник хастаханәсендә мәҗбүри медицина страховкасы (ОМС) полисы буенча беренче тапкыр бариатрия операциясе үткәрелде.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Хастаханәнең икенче хирургия бүлеге белгечләре кечкенә тишекләр аша ашказанының озынча резекциясен ясадылар.

Операция барышында ашказанының биштән дүрт өлеше алына, ә калган өлешеннән сузылган көпшә формасында яңа ашказаны ясала.

Операциядән соң беренче тәүлекне ир-ат реанимация бүлегендә үткәрде, аннары берничә көн дәвамында бүлектә дәваланды. Шуннан соң ул өйгә чыгарылды.

Новый Век


Нет комментариев