Татарстанда счетчиклар булмаган фатирлар өчен салкын су өчен түләү ике тапкыр артты
2026 ел башыннан Татарстанда салкын су белән тәэмин итү өчен исәп-хисап кагыйдәләре үзгәрде.
Илсөя Садыйкова фотосы
Хисап приборлары (счетчиклар) урнаштырмаган кешеләр өчен куллану нормативы гамәлдәге тарифка гына түгел, ә 3 күләмендәге күтәрү коэффициентына да тапкырлана. Нәтиҗәдә, мондый кулланучылар өчен квитанцияләрдәге сумма узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артты.
Әлеге чара «резин фатирлар»га һәм мошенник схемаларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Ягъни рәсми рәвештә бер кеше теркәлгән, әмма чынлыкта күбрәк кеше яшәгән һәм ресурслар күбрәк кулланылган очраклар күздә тотыла. Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә аңлатуларынча, хәзер счетчик булмау яки вакытында тикшерү уздырмау ике тапкырга кыйммәткәрәк төшәчәк. Элек түләү нормативтан 1,5 тапкыр югары булса, хәзер — 3 тапкыр.
Мәсәлән, Казан шәһәрендә ванна һәм газ колонкасы булган йорттагы фатир хуҗасы салкын су өчен бер кешегә 464,5 сум түгел, ә 928,9 сум түләргә тиеш булачак. Күтәрү коэффициенты счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин булмаган очракларда гына кулланылмый. Бу факт махсус тикшерү акты белән расланырга тиеш.
Белгечләр фикеренчә, яңалык хисап приборларын урнаштыруны стимуллаштыруга һәм кулланучыларның җаваплылыгын арттыруга юнәлтелгән. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының элеккеге беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, әлеге чара иң беренче чиратта рәсми теркәлүчеләр саныннан күбрәк кеше яшәгән фатирларны арендага бирүчеләргә кагылачак. Социаль якланмаган гражданнар, гадәттә, счетчикларны вакытында урнаштыра, шуңа күрә аларга бу үзгәрешләр әллә ни йогынты ясамаячак.
Әлегә үзгәрешләр салкын суга гына кагыла. Кайнар су белән тәэмин итү һәм электр энергиясе элеккеге кагыйдәләр буенча исәпләнә.
КП-Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев