Татарстанда МХО ветераннары гаиләләре социаль ипотека буенча торак ала ала
Татарстанда 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Программаның дүрт ай дәвамында учетка 20 гаилә басты, шуларның сигезе яңа торак алды. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтендә "Татар-информ" га сөйләделәр.
Программаны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов августта Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» торак районының ун еллыгын бәйрәм иткәндә белдерде. Программа махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә өстенлекле тәртиптә елына 7% белән соципотека буенча фатирлар алырга мөмкинлек бирәчәк.
"Ипотека - ул мөһим адреслы юнәлеш. 2026 елда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен программалар мөһим сегмент булачак. Бу ярдәм чарасы гына түгел, сатып алучыларның яңа түләүле катламын формалаштыру да", - дип билгеләп үтте «Татар-информ» белән әңгәмәдә «Флэт» компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Екатерина Булатова.
Программаны Татарстанның күп кенә иҗтимагый һәм ветеран оешмалары хуплады. Россия Герое Рәсим Баксиков аның махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен әһәмиятен ассызыклады, ә ТР буенча десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов аны реаль ярдәм дип атады.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев