Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә
Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Аның сүзләренчә, ветераннарга торак өчен түләү һәм күпфатирлы йорттагы уртак милеккә капиталь ремонт кертемнәренең 50 проценты кире кайтарыла.
Моннан тыш, аларга 350 мең сум күләмендә социаль контракт төзүдә ярдәм ителә. Бу очракта гаиләнең кереме исәпкә алынмый.
– Гамәлдә теләсә кайсы гаилә үз эшен ача ала, – дип билгеләп үткән Наталья Бутаева. Моның өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды тәкъдиме һәм бизнес-план кирәк.
Шулай ук Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучының һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
Моннан тыш, республикада йорт участогы чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бәйле чыгымнарны каплау өчен 100 мең сумга кадәр субсидия бирелә.
Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына шифаханә-курорт дәвалануы өчен юлламалар белән тәэмин ителгәндә өстенлекле хокук бирелә.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев