Татарстанда май аенда нефть продуктлары җитештерү 13,2 процентка кимегән
Яшәеш

Татарстанда май аенда нефть продуктлары җитештерү 13,2 процентка кимегән

Май аенда Татарстанда нефть продуктлары җитештерү күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,2 процентка кимегән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Ә агымдагы елның гыйнвар–май айлары нәтиҗәләре буенча кимү 0,7 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта узган атнада республикада ягулыкның барлык төрләре дә кыйммәтләнгән.

АИ-92 маркалы бензин бер атна эчендә 1 сумнан артыкка кыйммәтләнеп, хәзер 65,87 сум тора.

Вести Татарстан


Нет комментариев