Татарстанда мәдәни мирас объектларын яңартучы инвесторларга ташламалы кредит тәкъдим ителә
Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау һәм яңарту эшләренә инвесторларны җәлеп итү өчен дәүләт тарафыннан берничә ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – «ДОМ.РФ» операторы аша тәкъдим ителә торган ташламалы кредит программасы.
Бүген республикада 2032 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Шуларның 40ы – төбәк, ә 27се муниципаль әһәмияткә ия. Тарихи биналарны яңарту белән шөгыльләнергә теләгән инвесторлар реставрация эшләренә дә, проект документациясен әзерләүгә дә еллык 9 проценттан артмаган ставка белән кредит ала ала. Әмма реставрация эшләре һәм объектны кабул итү 2030 елның 31 декабренә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Моннан тыш, тарихи биналарда кунакханә ачуны күздә тоткан инвесторлар өчен тагын да отышлырак шартлар каралган. 2026 елның мартыннан алар еллык 6 процентлы ташламалы кредит рәсмиләштерә ала. Моның өчен объектның мәйданы кимендә 500 квадрат метр, ә кунакханәдә 10 номердан да ким булмаска тиеш. Шулай ук реставрация тәмамланганнан соң бер ел эчендә объектка кимендә өч йолдызлы категория бирелергә тиеш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Алабугада инвесторлар сатып алган авария хәлендәге алты мәдәни мирас объекты өчен фәнни-проект документациясен әзерләүгә 38 миллион сумнан артык төбәк акчасы бүлеп бирелгән. Мондый тәҗрибәне киләчәктә Чистайда урнашкан 11 тарихи объектка карата да куллану мөмкинлеге карала.
Республикада шулай ук «Объект – 1 сумга» программасы да эшли. Аның нигезендә инвестор тарихи бинаны символик бәягә сатып ала ала. Милек хокукы шунда ук сатып алучыга күчә, әмма ул билгеләнгән вакыт эчендә объектны тулысынча реставрацияләргә тиеш. Бу программа тарихи биналарны саклап калу белән беррәттән, Татарстанда мәдәни һәм туристик инфраструктураны үстерүгә дә ярдәм итә.
Аукционнарда катнашырга теләүчеләр җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук реставрация таләп ителгән мәдәни мирас объектларының исемлеге белән махсус каталог аша танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев