Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күп балалы әниләр түләүләр күләмен ничек арттыра ала?

Татарстанда яшәүче күп балалы әниләр 2026 елда пенсияләрен яңадан исәпләү хисабына арттыра ала. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

1,5 яшькә кадәр бала карау ялында булган чор иминият пенсиясен булдырганда исәпкә алына. Шулай итеп, бу чор иминият стажына керә, һәм аның өчен пенсия баллары билгеләнә. Искәртеп үтик, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш.

Әмма узган елга кадәр гамәлдә булган чикләү нигезендә, пенсия исәпләгәндә дүрт декрет отпускы гына исәпкә алынган. Башкача әйткәндә, бала карау ялы өчен хатын-кыз 6 елдан да артык булмаган иминият стажы алган. Әгәр хатын-кыз бишенче тапкырга һәм аннан соң да декретка киткән икән, бу яллар инде саналмаган, димәк, ул иминият стажы да, пенсия баллары да алмаган, дигән сүз.

Быелдан әлеге чикләү бетерелде, шуңа күрә 1,5 яшькә кадәр бала карау ялының бөтен чорлары да исәпкә алына. Шул ук вакытта бу норма кире көчкә дә ия. Димәк, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналар, пенсия түләүләрен арттыру өчен, яңадан исәпләргә гариза бирергә хокуклы. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Социаль фонд бүлегенә шәхсән килеп эшләргә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев