Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан биш татарстанлы үлгән. Төбәктә пандемия башланганнан бирле үлем очракларының гомуми саны 1 368 тәшкил иткән.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Инфекция корбаннары 1961 елгы бер ир-ат һәм 1940, 1946, 1949 һәм 1951 елгы дүрт хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев