Татарстанда яшәүче ир-атка 300 мең сумнан артык алимент түләмәгәне өчен җәза билгеләнде
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Буа шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек ир-ат алимент түләүдән системалы рәвештә качып йөргән һәм моның өчен элек тә җаваплылыкка тартылган булган.
2025 елның августыннан декабренә кадәр генә дә ул улларын карап тоту өчен 32 мең сумнан артык акча түләмәгән.
Шул ук вакытта аның гомуми бурычы 333 мең сумга җиткән.
Суд ир-атны гаепле дип таныган һәм аңа 5 айга колониягә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев