Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда эре терлек саны ел эчендә 4,6%ка кимегән

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2026 елның март ахырына республика хуҗалыкларында 816,9 мең баш эре терлек исәпләнгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда 4,6%ка азрак.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Сыерлар саны 0,3%ка (311,7 меңга), сарык һәм кәҗәләр саны 13,5%ка (265 меңгә) кимегән.

Шул ук вакытта терлекчелекнең башка юнәлешләре буенча үсеш теркәлгән: дуңгызлар саны 4,3%ка (501,4 мең), кош-корт саны 1,8%ка (18,9 млн баш) арткан.

ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сөт җитештерү күләме артканда, эре терлек саны буенча кире тенденция күзәтелүен билгеләп үтте. Ел эчендә терлек саны 9 мең башка кимегән, республиканың 25 районында тискәре динамика теркәлгән. Докладта шулай ук гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына эре терлекнең 29,6%, кәҗә-сарыкның 81,1%, дуңгызның 2,5% һәм кош-кортның 8,8% туры килүе ачыклана.

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев