Татарстанда ел эчендә коррупция эшләре саны артты
2025 елда Татарстан тикшерүчеләре коррупция турында 947 җинаять эше кузгаткан, әлеге күрсәткеч 2024 ел күрсәткеченнән артып китә (890 эш).
Фото: СУ СКР по РТ
Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе коллегиясе утырышында сөйләделәр.
Судка тапшырылган коррупцион эшләр саны сизелерлек арткан. Түрәләргә һәм башка затларга карата махсус статус белән коррупциянең 56 эпизоды белән 19 җинаять эше җибәрелгән. 2025 елда суд каршына 447 гаепләнүче эләккән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк.
Зыян 15 млрд сумнан артып киткән, әлеге сумманың дүрттән өч өлешен диярлек кайтарып булган. Моннан тыш, гаепләнүчеләрнең 7 млрд сумлык мөлкәте һәм акчалары кулга алынган. Узган ел эчендә ТРда тикшерүчеләр 4509 җинаять тикшергән (2024 елда – 4323), шуларның яртысыннан артыгы – авыр һәм аеруча авыр эшләр дип табылган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев