Татарстанда булган чит ил гражданнарының өчтән бере диярлек эшкә патент алган
Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда 93 меңнән артык чит ил гражданы яши. Аларның 34 меңнән артыгы хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен патент рәсмиләштергән.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада Россия Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау органнары һәм мәшгульлек үзәкләре арасында мәгълүмат белән оператив алмашу механизмнары гамәлгә куелуын искә төшерде. Бу механизмнар миграция процессларын өзлексез контрольдә тотарга һәм «сукыр зоналар»ны булдырмаска ярдәм итә. Ул шулай ук чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни яраклаштыру мәсьәләләренең аерым контрольдә булуын ассызыклады.
— Биредә төп рольне чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни яраклаштыру үзәге башкара. Ул мәгърифәтчелек һәм укыту чараларының киң комплексын тормышка ашыра: закон нигезләре буенча лекцияләр, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү һәм башка юнәлешләр буенча эш алып бара, — дип китерә Мөхәммәтшиннең сүзләрен «Татар-информ».
Ассамблея рәисе чит ил эшче көче өлеше зур булган предприятиеләрдә профилактик эшне көчәйтергә, шулай ук адаптация программаларының колачын киңәйтергә кушты.
Элегрәк без Россиядә апрель аенда уртача хезмәт хакы 109 мең сумга җитүе турында язган идек. Узган ел белән чагыштырганда керемнәр 11 процентка арткан.
«Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев