Татарстанда бакчачылык ширкәтләре өчен салым ташламаларын озайтырга җыеналар
Татарстанда кайбер салым түләүчеләр өчен оешмаларның мөлкәт салымы буенча ташламаларны озайтырга җыеналар.
Тиешле закон проектын Татарстан Хөкүмәте Татарстан Дәүләт Советына кертте. Хәзерге вакытта документ беренчел карау стадиясендә.
«Бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган ширкәтләр һәм гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән оешмалар өчен уртак файдаланудагы милеккә салымнан азат итү срогын 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайту күздә тотыла», – диелә закон проектына аңлатма язмасында.
Моннан тыш, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни объектларга карата да салым ташламаларын 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә. Сүз салымның гомуми күләменең 4,55 проценты күләмендә генә түләү мөмкинлеге турында бара. Федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финансланучы оешмалар бу ташламадан чыгарылып кала.
Торак пунктларны газлаштыру программасы кысаларында 2022 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган газүткәргечләргә карата да ташламаларны озайту планлаштырыла. Аерым алганда, халыкка табигый газ сатучы оешмалар өчен 2032 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән салым суммасының 4,55 проценты күләмендә салым түләү тәртибен саклап калу тәкъдим ителә.
Закон проекты белән шулай ук 2027–2031 елларга калган газүткәргечләргә карата да ташлама билгеләү тәкъдим ителә. Мондый оешмалар өчен исәпләнгән салым суммасының 72,73 проценты күләмендә салым түләү каралырга мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев