Татарстанда 2 меңнән артык мәктәп укучысы пилотсыз очу аппаратлары белән эшләргә өйрәнә
Татарстанда пилотсыз технологияләр өлкәсенә кадрлар әзерләүнең бердәм системасы булдырылган. Ул мәктәп укучыларыннан алып югары уку йортлары студентларына кадәрге барлык баскычларны үз эченә ала. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо» форумында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, республикадагы 18 мәктәптә пилотсыз авиация системалары буенча махсуслаштырылган сыйныфлар ачылган. Анда 5–11 нче сыйныфларда белем алучы якынча 2 мең укучы шөгыльләнә.
Моннан тыш, якынча 800 мәктәп укучысы авиамодельләштерү түгәрәкләренә йөри.
Белгечләр әзерләү белән шулай ук алты урта һөнәри белем бирү оешмасы шөгыльләнә. Тагын сигез колледж пилотсыз авиация системалары операторлары өчен кыска вакытлы белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.
Пилотсыз технологияләргә багышланган уку модульләре КНИТУ-КАИ, Иннополис университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КФУ һәм КДЭУ белем бирү программаларына кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук IT-паркта инженерлык лабораториясе, стартаплар өчен акселератор һәм дрон-парк эшләвен әйтте. Моннан тыш, көз көне Kazan Digital Week форумы кысаларында студентлар һәм яшь белгечләр өчен бөтенроссия инженерлык хакатоны уздыру планлаштырыла.
Автор: Эльза Кузнецова
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев