Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан халкының ТКХ мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре 40 процентка арткан

Татарстанда 2026 елның беренче биш аенда торак-коммуналь хуҗалык (ТКХ) мәсьәләләре буенча халык мөрәҗәгатьләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка арткан.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин хәбәр итте.

«Гражданнар мөрәҗәгатьләре – ТКХ өлкәсендәге хәлләрнең иң мөһим һәм җитди күрсәткече. Әгәр кешеләр борчыла һәм хакимият органнарына мөрәҗәгать итә икән, димәк, нәрсәдер дөрес бармый. Без республика буенча биш ай нәтиҗәләре нигезендә узган ел белән чагыштырганда 40 процентлык үсеш күрәбез. Бу бик зур күрсәткеч. Инспекция дистәләгән еллар дәвамында алып барган күзәтүләр статистикасында мондый үсешнең булганы юк иде», – диде ул.

Александр Тыгин сүзләренчә, мөрәҗәгатьләр саны артуга карлы һәм салкын кыш, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү һәм ишегалларын карап тоту буенча шикаятьләрнең күбәюе йогынты ясаган. Ул шулай ук моңа кадәр күп санлы шикаятьләр өчен тәнкыйтьләнгән кайбер муниципалитетларда вәзгыятьне яхшырта алуларын билгеләп үтте.

«Узган ел без Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләрен шактый җитди тәнкыйтьләгән идек, анда проблемалар барлыгын әйткән идек. Урындагы хезмәттәшләр вәзгыятьне төзәтә алды», – диде Тыгин.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, инспекция аерым игътибарны «кызыл зона» дип аталган категориягә кергән якынча ике мең күпфатирлы йортка юнәлтә. Алар җылыту сезонына әзерлек вакытында иң хәвефле йортлар булып санала.

«Бу – кышка әзерлек буенча хәвефләр булган йортлар: ТСЖ һәм ТКТларның (ЖСК) бер өлеше – 1611 йорт, шулай ук профессиональ идарәсе булмаган йортлар. Бүген ГИС ТКХ системасында милекчеләр идарә итү ысулын әле сайламаган 123 йорт теркәлгән, ә 430 йортта турыдан-туры милекчеләр үзләре идарә итә. Нәкъ менә шушы йортларда җылыту сезоны узганда сораулар ешрак туа», – дип ассызыклады Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, республикада 18 меңнән артык күпфатирлы йорт исәпләнә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев