Татарстан халкын Кояш активлыгы аркасында телевидение сигналы начар тотачак дип кисәтәләр
Татарстанда кояш интерференциясе сезоны 19 февральдә башлана. Бу күренеш телевизион сигналның кыска вакытка начарлануына китерергә мөмкин.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Экраннарда төзексезлекләр 26 мартка кадәр, җирле вакыт белән 11:58дән 13:04кә кадәрге арада күзәтелергә мөмкин, дип хәбәр итә РТРСның «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы матбугат хезмәте.
Сигнал тотмауның дәвамлылыгы тәүлегенә берничә секундтан алып биш минутка кадәр булырга мөмкин.
Яз якынлашуын беренче булып элемтә спутниклары “сизә” башлый. Җир Кояш тирәли әйләнешен тәмамлап, төньяк ярымшар белән Кояшка борылганда, язгы кояш интерференциясе чоры башлана. Бу вакытта Кояшның үз радионурланышы спутниктан җирдәге тапшыру станцияләренә тапшырылган телевизион сигналны кабул итүгә комачауларга мөмкин.
Телевизион сигнал ил буйлап экваториаль зонада геостационар орбитада урнашкан спутниклар аша таратыла. Язын, Кояш Көньяк ярымшардан Төньяк ярымшарга күчкәндә, көненә берничә минутка ул спутникның нәкъ артында — җирдәге кабул итү станциясе белән бер сызыкта — кала.
Бу мизгелдә Кояшның көчлерәк электромагнит нурланышы спутник сигналын басып китә. Аннары Җирнең әйләнүе аркасында спутник «кояш яктысы» дип аталган зонадан чыга, һәм трансляция яңадан торгызыла.
Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәрендә хәбәр итүләренчә, санлы технологияләр куллану интерференция йогынтысын минимумга кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Иң киеренке чорларда, кирәк булса, трансляцияне күчереп була торган резерв сигнал чыганаклары әзерләнгән.
Кояшның теле- һәм радиосигналга тәэсирен тулысынча бетереп булмый. Әгәр интерференция чорында экрандагы сурәт “катса” яки кисәкләргә таркалса, белгечләр телевизорны яки приставканы яңадан кабызырга киңәш итә — җайланманы сүндереп, бер минуттан соң кабат кабызырга. Әгәр бу ярдәм итмәсә, сигналны торгызу өчен көйләүләр менюсы аша каналларны автоматик эзләүне эшләтеп җибәрергә кирәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев