Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Россиядә фәнни юнәлештә эшләүче кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны буенча беренче өчлеккә кергән

Татарстанда фәнни өлкәдә эшчәнлек алып баручы 850дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Бу Россиядәге фәнни кече һәм урта бизнес предприятиеләренең якынча 4 процентын тәшкил итә һәм төбәкләр арасында өченче күрсәткеч булып тора.

Мондый предприятиеләр саны буенча беренче урында – Россиядәге фәнни кече һәм урта бизнесның 30 проценттан артыгы тупланган Мәскәү, икенче урында – 10 процент өлешкә ия Санкт-Петербург. Өченче урынны Татарстан Мәскәү өлкәсе белән бүлешә.

Бүгенге көндә Россиядә барлыгы 24 меңнән артык фәнни предприятие эшли. Аларның уртача эшләү вакыты тугыз елдан артып китә, бу кече һәм урта эшмәкәрлек секторындагы уртача күрсәткечтән югарырак. Татарстанда фәнни юнәлештәге кече һәм урта бизнес предприятиеләренең уртача яше сигез ел тәшкил итә, ә Россия буенча кече һәм урта бизнес секторында бу күрсәткеч – 7,5 ел.

Республикада мондый предприятиеләр өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары комплексы гамәлдә. Эшмәкәрләр ташламалы займнар, гарантия ярдәме һәм җиһазларны ташламалы лизингка алу мөмкинлегеннән файдалана ала. Моннан тыш, Татарстанда фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләргә грантлар алу өчен конкурслар үткәрелә.

Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе эшмәкәрләргә продукцияне сертификатлау, коллектив стенд составында күргәзмәләрдә катнашу, фирма стиле, маркетинг материаллары һәм брендны позицияләү стратегияләрен эшләү чыгымнарын капларга ярдәм итә.

Фонд чыгымнарның бер өлешен бергәләп финанслый. Әйтик, сертификатлау чыгымнарының 70 процентына кадәр (ләкин 500 мең сумнан да артмыйча), ә брендинг эшләү чыгымнарының 90 процентына кадәр (ләкин 400 мең сумнан да артмыйча) кайтарып була. Калган өлешен компания үзе түли.

Төбәк ярдәм чараларын федераль программалар да тулыландыра. Аерым алганда, Фәнни-техник өлкәдәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды яшь галимнәр һәм аларның эшләнмәләре өчен каралган «УМНИК» программасын, шулай ук башка грант проектларын гамәлгә ашыра.

«Минем бизнес» төбәк үзәгендә эшмәкәрләр белем ала, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү һәм интеллектуаль милекне яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ала ала.

Татарстанда фәнни эшмәкәрлеккә ярдәм Татарстан Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар тарафыннан «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны эшмәкәрләр Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча яки Татарстан Икътисад министрлыгының рәсми сайтында ала ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев