Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан Россия Геройлары саны иң күп булган төбәкләр исемлегенә керде

Татарстан махсус хәрби операциядә катнашып, илнең иң югары дәүләт исеменә — Россия Герое исеменә лаек булган хәрбиләр саны буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керде.

Бу хакта «Ведомости» басмасы хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, илнең төрле төбәкләреннән махсус хәрби операциядә катнашучы ким дигәндә 472 кеше Россия Герое булган.

Махсус операция чорында бу исемне алган Геройлар саны Амур һәм Волгоград өлкәләрендә, Дагестанда, ДНРда, Диңгез буе (Приморье) краенда һәм Татарстанда иң күп. Редакция исәпләвенчә, бу төбәкләрнең һәрберсендә 14шәр Герой бар.

2025 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миннеханов Татарстанда туган, яшәгән яисә укыган 17 хәрбинең Россия Герое исемен горур йөртүен белдергән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев