Татарстан Республика клиник хастаханәсендә баштагы теннис тубы зурлыгындагы шешне уңышлы алганнар
Казанда 75 яшьлек хатын-кыз башының арты өлешендә үсә баручы шешкә зарланып нейрохирургка мөрәҗәгать иткән. Башта ул кечкенә генә булган, әмма вакыт узу белән бик тиз зурая башлаган.
Фото: "ЯҮ" архивы
Операциягә әзерлек барышында Республика клиник хастаханәсенең беренче нейрохирургия бүлеге белгечләре 3D-принтер ярдәмендә пациентның баш сөяге өлешенең төгәл моделен ясаган. Бу аларга кирәкле зурлыктагы һәм формадагы титан пластинасын алдан ук әзерләргә мөмкинлек биргән.
Операция якынча бер ярым сәгать дәвам иткән. Хирурглар 8×9×6 сантиметр зурлыгындагы, ягъни теннис тубы кадәр булган шешне сак кына алып ташлаган. Тикшерү барышында шешнең баш сөяген һәм баш миенең тышчасын үтеп үсүе ачыкланган.
Гистологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, шешнең менингиома булуы билгеле булган. Бу – баш миенең пәрәвезсыман тышчасы күзәнәкләреннән үсә торган яңа барлыкка килгән шеш.
Операция уңышлы узган. Алга таба дәвалау тактикасын билгеләү өчен пациентка онкология диспансерына җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсендә ике аналык белән туган хатын-кызга да операция ясаганнар иде. Бу үзенчәлек аңа озак еллар гадәти тормыш алып барырга һәм балалар табарга комачауламаган, әмма менопауза башлангач, медицина ярдәме кирәк булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев