Татарстан өстендә дошман БПЛАлары бәреп төшерелде
Яшәеш

Татарстан өстендә дошман БПЛАлары бәреп төшерелде

Татарстан өстендә төнлә дошман пилотсыз очкычлары бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Барлыгы 5 май төнендә Россия төбәкләре өстендә 289 украин БПЛАсы юк ителгән.

«Үткән төн эчендә (20.00 Мәскәү вакытыннан 5 май көнне 7.00 Мәскәү вакытына кадәр) һава һөҗүменә каршы оборонаның дежур чаралары тарафыннан түбәндәге территорияләр өстендә 289 украин пилотсыз очкычы юк ителгән: Брянск, Белгород, Воронеж, Курск, Калуга, Смоленск, Орел, Тверь, Тула, Рязань, Псков, Новгород, Ленинград, Ростов, Волгоград өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Татарстан Республикалары, Краснодар крае, шулай ук Азов диңгезе акваториясе», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев