Татарстан өстендә бер пилотсыз очучы аппарат бәреп төшерелде
РФ Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, төнлә Татарстан өстендә бер украин пилотсыз очучы аппараты (БПЛА) бәреп төшерелде.
Фото: Татар-информ
Барлыгы төн эчендә Россия өстендә 176 БПЛА бәреп төшерелгән. Шуларның 80е Кырымда, 29ы – Адыгея Республикасы өстендә һәм 25е – Краснодар крае өстендә. Калган дроннар Ростов, Курск өлкәләре һәм илнең башка төбәкләре өстендә бәреп төшерелгән.
Бүген иртән Татарстанның дүрт шәһәрендә, шул исәптән Яшел Үзәндә дә, пилотсыз аппаратлар куркынычы режимы игълан ителгән иде, ә Казан һәм Түбән Кама аэропортлары самолетлар кабул итү һәм озату өчен ябылган иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев