Татарстан файдалы казылмалар чыгару буенча Идел буе федераль округында лидерлыгын саклап калды
2026 елның беренче ике аенда Татарстанда 115 миллиард сумлык файдалы казылмалар чыгарылган.
Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 процентка арткан.
Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында файдалы казылмалар чыгару буенча һаман да беренче урында кала. Республикада чыгарылган әлеге төр продукциянең күләме округ буенча гомуми күрсәткечнең 26 процентын, ягъни дүрттән бер өлешенә якынын тәшкил итә.
Шулай ук эшкәртү сәнәгатендә үсеш 7,6 процент, энергетика тармагында 12,3 процент, ә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә 3,9 процент тәшкил иткән.
Шул ук вакытта су белән тәэмин итү, су агызу һәм калдыкларны утильләштерү өлкәсендә 3,4 процентка кимү күзәтелгән.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев