Татарстан елгаларында ташу иртә башланачак
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, республика елгаларында ташу апрельнең беренче декадасында башланачак. Бу айда температура уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак.
Фото: редакция архивыннан
Су астында калу зонасына 13 000 кеше яшәгән 218 торак пункт эләгә ала. Әзерлек эшләре ЧС кисәтү һәм бетерү комиссиясендә каралды.
Тукай районының Зур Шилнә авылында бүгенге көндә инде яртылаш су басу күзәтелә. Ел саен кабатлана торган бу хәлне МЧС контрольдә тота.
«Аерым торак пунктларда өлешчә су басу турында мәгълүматлар ала башладык. Коммуналь хезмәтләр кичекмәстән эшли. Әлегә критик хәлләр күзәтелми», – диде ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.
Алабуга районында коммуналь хезмәтләр канализация челтәрләрен, дренаж системаларын, елга һәм чокыр үзәннәрен чистарта. Чулман һәм Тойма кушылган урындагы түбәнлекләрне тарихи рәвештә су баса.
«Көндез эреп, төнлә туңса, кар акрыннан китәчәк. Ә кинәт җылыту вакытында су басу ихтималлыгы шактый арта», – дип билгеләде Алабуга районы буенча ТР МЧС бүлеге башлыгы Сергей Бахматов.
Ташуга әзерләнү өчен республикада ярты миллиард сум бүленгән. Казан шәһәре, Кайбыч һәм Кукмара районнары аерым борчылу тудыра.
«Кар күп төшкәнгә, интенсив ташу ихтималлыгы югары. Фаразлар чынга ашса, районнарда кичекмәстән ЧС режимы кертелергә тиеш», – диде ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Гидрометүзәк фаразлары буенча, Татарстанда ташу апрель башында башланачак. Температура нормадан бер градуска югары булачак.
«Зур суны кайчан көтәргә? Апрельнең беренче декадасында актив процесслар башлана», – диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров.
20 000 коткаручы һәм 5 000 техника ташу чорына әзер. Кирәк булганда, халыкны эвакуацияләү тәэмин итү оештырылачак.
Муниципалитетлар җитәкчелегенә барлык профилактика чараларын вакытында башкарырга һәм хәлне даими күзәтергә куштылар.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев